"Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре гаилә квест-уены оештырды

2016 елның 1 октябре, шимбә

Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Орион"  комплекслы үзәге белән берлектә "Мәктәп чоры" гаилә квест-уены оештырды.

Чарада катнашкан гаиләләр физкультура, музыка, рус теле, сәнгать буенча үзләренең сәләтен күрсәттеләр. Катнашучылар зур кызыксыну белән төрле биремнәр үтәделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, биеделәр.

"Ышаныч" үзәге карамагындагы гаилә җиңүче дип игълан ителде. Барлык катнашучылар да "Орион" яшьләр үзәгеннән сертификат һәм истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International