Кукмара "Милосердие" үзәгендә профилактик дәрес узды

2016 елның 1 октябре, шимбә

Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге физик культурасы инструкторы Гөлчәчәк Шакирҗанова 2нче коррекция төркеме балалары белән "Медицина сәгате" үткәрде.

Дәрес барышында учреждение белгече грипп һәм ОРВИ профилактикасы чаралары турында сөйләде. Балалар зур игътибар белән бирелгән мәгълүматны тыңладылар, соңрак әлеге тема буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International