Балтач бистәсендә 16 сентябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветеранының гаилә әгъзаларына тантаналы рәвештә йорт тапшырылды. Өй туенда район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, шәһәр, авыл җирлеге башлыклары һәм оешма җитәкчеләре катнаштылар.
Фәгимә Ибраһимова, Васыйл Фәизов, Валентина Амакованың туганнары кунакларны бик жылы каршы алдылар һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Килгән җитәкчеләр ветераннарны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылыр.