Балтач районында торучы тыл ветеранына 90 яшь тулды

2016 елның 1 октябре, шимбә

Куныр авылында яшәүче Зөлхәбирә Гыйлман кызы Набиевага 28 нче сентябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин,җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хакимов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның В.В. котлау открыткасын,Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бүгенге көндә Зөлхәбирә апа кызы Зөлфия тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International