Бүген Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты администрациясе тарафыннан учреждение карамагындагы өлкәннәр һәм ветеран-хезмәткәрләренә бәйрәм концерты оештырылды.
Әлеге чарада өлкәннәрне котларга дип район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, Россия Федерациясе Советы Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Айрата Хәйруллина, Игорь Напалков, социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы әгъзасы Татьяна Шведчикова килгән иде. Шулай ук, кунаклар учреждение карамагындагыларга сертификат һәм бүләкләр дә тапшырды.
Чара балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, 3 нче гимназия укучылары, "Камушка" халык фольклор ансамбле катнашында концерт программасы белән тәмамланды.