Яр Чаллы интернат-йортында Өлкәннәр декадасы старт алды

2016 елның 1 октябре, шимбә

Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр декадасы уңышлы старт алды.

Декаданың төп максаты булып өлкән яшьтәгеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук иҗтимагый, мәдәни һәм рухи тормышта катнашырга чакыру торды.

Интернат хезмәткәрләре учреждениедә яшәүче һәр өлкән кешенең абруйын үстерергә һәм ярдәм итергә омтыла.

Өлкәннәр Декадасы кысаларында учреждениедә бик күп төрле чаралар узачак. Биредә мәктәп укучыларын, актив яшьләр һәм шәһәр иҗат коллективларын җәлеп итеп концерт программалар, хәйрия акцияләре оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International