Шушы көннәрдә Алабугада "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында “Игелекле ярминкә” узды.
Чара барышында шәһәр белем бирү учрежденияләре, БАРС яшьләр үзәге, Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты, "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, психоневрологик интернат һ.б. катнашты.
Сатудан кергән акчалар учреждениенең фондына күчәчәк.