Бөгелмә пенсия яшенә җитмәгән эшсез гражданннар өчен психолог белән консультация үткәрелде

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшенә җитмәгән эшсез гражданнар өчен психолог белән консультация эше үткәрелде.

Чара барышында түбәндәге темалар каралды: "Ничек стресс һәм начар кәефтән арынырга", "Өлкән яшьтә актив тормыш позициясе", "Интернет Әлифбасы" уку-укыту программасы".

Үзәк белгечләре сүзләре буенча, психолог белән очрашу бик җылы шартларда узды. Чарада катнашучылар эшкә урнашу мәсьәләләре буенча гамәли күнекмәләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International