Балтач җирлегендә яшәүче Мөҗипова Галиябану Фазулла кызына 15 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сөләйманов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Балтач муниципаль район башлыгы авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр һәм Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды.