Виртуаль экскурсия Арчаның комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан оештырылды

2016 елның 2 октябре, якшәмбе

"Татарстан музейлары" көнен үткәрү кысаларында Арчаның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагыларга яшьлек хәтирәләрен искә төшерергә ярдәм итте. Волонтерлар белән берлектә алар виртуаль экскурсия оештырды һәм “Иске Казан” хакында төшерелгән фильмны өйләренә барып күрсәтте.

Өйдән дә чыкмыйча экскурсия оештырган хезмәткәрләргә, бу изге мәрхәмәтле эшне башлаган җитәкчеләргә өлкәннәр чиксез рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International