Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә террорчылыкка каршы юнәлештәге чара уздырылды

2016 елның 2 октябре, якшәмбе

Шушы көннәрдә Питрәч халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Экстремизмга – Юк!" айлыгы кысаларындагы чара узды.

Әлеге чара барышында үзәк хезмәткәрләрен шикле предметларга тап булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Шулай ук, Питрәч районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы катнашында гадәттән тыш хәлләр булган очракта күнекмәләр дә оештырылды.

Соңыннан оештыручылар террорчылыкка каршы юнәлештәге видеороликлар күрсәтте.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International