Кичә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге коллективы өлкән буын белән очрашу уздырды. Түгәрәк өстәл артында үзәк хезмәткәрләре халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткерде. Ветераннар үзәктә узган вакытлар турында, коллегаларын искә алдылыр.
Шулай ук, үзәк коллективы тармак ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләде, нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп калды.