Менделеевск «Берег Надежды» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе үз карамагына педагогик хезмәт ветераннарын кабул итте

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бөтендөнья укытучылар көнендә Менделеевск «Берег Надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль тернәкләндерү бүлекчәсе үз ишеген педагогик хезмәт ветераннары өчен ачты.

Биредә иртәннән башлап педагогларга иң изге, ихлас һәм җылы котлау сүзләре җиткерелде. Шулай ук, өлкәннәр өчен бүлек белгечләре тарафыннан сәламәтлек ныгытуга багышланган чаралар, мәдәни-күңел ачу программасы, экскурсияләр дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International