"Туган як" акциясе кысаларында Зәй районы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев белән берлектә Мөслим һәм Сарман районнарының интернат- йортларында булып кайттылар.
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов ярдәме белән өлкәннәр өчен истәлекле бүләкләр һәм открыткалар әзерләнгән иде. Өлкән буын күрсәтелгән игътибар өчен килүчеләргә рәхмәтен белдерде.