Чираттагы махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе Яшел Үзәндә узачак

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен  махсуслаштырылган ярминкә уздырачак.

Теләге булган һәркем бирегә килгән оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре белән аралаша, аларның кадрлар сәясәте, ачык вакансияләре, эш эзләүчегә карата таләпләр белән таныша алачак. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләячәк.

Чара 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлана: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8437) 5-54-02, 5-64-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International