Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

2016 нчы елның 4 нче октябрь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 755 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 12 кешегә азрак.

Шулай ук, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимеде. Соңгы мәглүматларга карганда, бередә 710, 393, 238 һәм 103 эшсез кеше теркәлгән.

Кама Аланында исә рәсми рәвештә эшсез рәвешендә теркәлгән гражданнар саны үзгәрмәде, ул элеккечә 226га тиң. Моның белән беррәттән, Түбән Камада 1108 эшсезләр саны күзәтелә. Бу үткән атна белән чагыштырганда 21 кешегә кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International