Кукмара "Шәфкать" үзәгенең яшь тернәкләнүчеләре музейда булып кайтты

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы учреждение карамагындагы балалар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

Әлеге чараның максаты булып инвалид балаларны Кукмара районына багышланган экспозицияләр белән таныштыру торды.

"Бирегә балалар үз теләген белдереп еш килә. Бигрәк тә башка районнардагы балалар өчен музей белән танышу кызыксыну уята. Чөнки биредә балалар үзләре өчен гадәти булмаган яңа ачышлар таба” – дип оештыручы Наилә Турова ассызыклап үтте. Аның сүзләре буенча музей белән танышу балаларда Ватанга һәм туган якка карата мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисе уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International