Кама Тамагы комплекслы үзәге карамагындагы өлкәннәргә кулланучы хокукларын яклау турында сөйләделәр

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Яшел Үзән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече лекция үткәрде. Әлеге чарада кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар турныда сүз алып барылды.

Пенсия яшендәге гражданнар игътибарына аерым товар төрләрен сату кагыйдәләре, "Кулланучылар хокукларын яклау" РФ Законы тәкъдим ителде.

Моннан тыш, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече тикшерү барышында еш очраган законнарны бозу турында да сөйләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International