Арчада ведомствоара патронатта торучы ата-аналарга балалар тәрбияләүдә җаваплылык бурычлары турында сөйләделәр

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

2016 нче елның 2 ноябрь көнне Арча районы “Мәрхәмәтлек” үзәге хезмәткәрләре “Түгәрәк өстәл” артында профилактик учетта торучы ата-аналар белән очрашу үткәрде.

Элеге чараны гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Чарага балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия сәркәтибе, балигъ булмаган балалар белән  эшләүче өлкән инспектор, эш белән тәэмин итү үзәге билгече чакырылган иде. Ата-аналар белән “хокук һәм ата-ана бурычлары”, “ административ җаваплылык” темаларына әңгәмә үткәрелде.

Шулай ук, ата-аналарга балаларга карата рэхимсезлеккә каршы видеоролик күрсәтелде. Түгәрәк өстәл артында утыручылар, фикер алышты, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Һәр катнашучыга гаилә иминлеге буенча буклетлар әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International