Лаеш тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати чара үткәрелде

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар китапханәсе хезмәткәрләре булып кайтты.

Кунаклар балигъ булмаганнар игътибарына "Россия. Ватан. Бердәмлек" дип исемләнгән мәдәни чара тәкъдим итте. Биредә китапханәчеләр электрон презентация рәвешедә Борынгы Русия тарихы картиналары, Минин һәм башка Россия милли геройлары портретын күрсәтте.

Чара ахырында балалар белән тематик викторина уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International