Бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% ны тәшкил итә

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

1 ноябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 029 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 234 кешегә азрак.

Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69%ны тәшкил итә.

Мәшгульлек хезмәте органнарыннан килгән мәгълүмат буенча республикада 34 632 ачык эш вакансияләре бар. Атна хисабында эш бирүчеләр 3 433 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,4 кешене тәшкил иткән.

Шулай ук, 26 октябрьдән алып 1 ноябрьгә кадәр 750 эшсез граждан булган, шуларның 382 – үз теләге белән эштән киткән. Оешмаларны бетерү белән бәйле, яисә хезметкәрләр санын яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез дип 81 кеше саналган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International