"Изгелек" үзәге психологы тернәкләнүчеләр арасында коммуникатив элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән чара оештырды

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның  3 нчы ноябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  халыкара  “Ак таяк” айлыгы  уңаеннан  психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Мөмкинлекләрнең чиге юк” дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чарада  өлкән  яшьтәге 28 инвалид  катнашты.

Чара начар яки бөтенләй күрмәүче инвалидлар белән үзәктәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен формалаштыру, социаль элемтә кору үзенчәлекләрен үстерү максаты белән  үткәрелде.

“Мөмкинлекләрнең чиге юк” - дигән кызыксындыру чарасында катнашучылар үз тормышларыннан алынган мисаллар  үрнәгендә, тормышта югалып калмаска, кәеф төшенкелегенә бирелмичә, тулы тормыш белән яшәү серләренә төшенде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International