Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Алтын көз" бәйрәм чарасы уздырылды.
Бүген Чистайда эшсез гражданнарны сайлап алу нәтиҗәләре буенча "Пешекче" белгечлеге буенча һөнәри белем бирү төркеме формалашты.
Шушы көннәрдә "Мобиль бригада" методы буенча Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзәк карамагындагы янына барды.
"Минем һөнәрем..." һөнәри юнәлеш бирүче конкурсы кысаларында "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Казанда булып кайтты. Биредә балалар “Асылташ корольлегендә бунт” дип исемләнгән тамаша куйды.
“Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алу” пилот проекты кысаларында Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре белән мәгълүмати очрашу оештырды.
Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең төп юнәлешләренең берсе булып балаларга әхлакый, патриотизм, толерантлык, хокукый тәрбия бирү тора.
2016 нчы елның 3 нчы ноябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә халыкара “Ак таяк” айлыгы уңаеннан психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Мөмкинлекләрнең чиге юк” дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чарада өлкән яшьтәге 28 инвалид катнашты.
Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 3 нче ноябрьдә “Фабрика предпринимательства” проекы кысасында Зарипов Ш.М. житәкчелегендәге студенлар тарафыннан “Кызык янәшәдә” акциясе уздырылды.
2016 елның 2 ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Иске Җөри авылы территориясендә куп балалы гаиләләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы ярдәмендә эшләү тәртибен аңлатты.
2016 нче елның 2 ноябрь көнне Арча районы “Мәрхәмәтлек” үзәге хезмәткәрләре “Түгәрәк өстәл” артында профилактик учетта торучы ата-аналар белән очрашу үткәрде.