Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йорты тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән очрашу оештырды.
“Асылташ” карамагындагыларның әти-әниләре үзәк хезмәткәрләре тәкъдим иткән хезмәтләр, шәһәрдә хезмәт базарының торышы һәм перспективалары, мәшгульлек үзәге тарафыннан бирелгән юлламалар буенча, бүгенге көндә хезмәт базарында актуаль булган һөнәрләргә уку буенча мәгълүмат алды. Шулай ук әңгәмә барышында балаларга һөнәр сайлаганда дөрес юлны күрсәтергэ булышу, ата-ананың бу юнәлештә җитди катнашуының мөһимлеге хакында сөйләнелде. Әти-әниләрнең булышлыгы алга таба балаларга булган потенциалларын дөрес итеп кулланырга һәм уңышлы кешеләр булуда ярдәм итәчәге турында ассызыклап үтелде.