Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар өчен "Сәламәтлеккә карата дөрес позиция формалаштыру" дип исемләнгән тренинг дәресе узды.

Әлеге чарада сәламәтлекне куркыныч астына кую, социаль йогынты турында сөйләштеләр.

Биредә белгечләр балаларга шар ясап, аның эченә гаилә, уку, карьера, сәламәтлек, акча, мәхәббәт, сәяхәт, дуслык кебек төшенчәләрне мөһимлек дәрәҗәсе буенча шул шар эченә язырга куштылар.

Барлык катнашучылар да элеге чарадан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International