Бүген Министрлыкта чираттагы видеоконференция режимында киңәшмә узды. Биредә территориаль органнар һәм министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, шулай ук, районнарда социаль яклау бүлеге башлыклары да катнашты.
Утырышта инвалидларны эшкә урнаштыру, балалы гаиләләрнең куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү, реабилитация яки абилитации индивидуаль программасын тормышка ашыру турында сүз барды.
Киләсе видеоконференция 2016 елның 14 ноябрь көненә планлаштырыла.