Бүген Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсультанты "Закон буенча яшә" дип исемләнгән хокукый чара үткәрде. Әлеге чарада күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдән 20 балигъ булмаган бала катнашты.
Чара барышында балалар Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында” 71-ТРЗ номерлы Законы белән танышты.
Нәтиҗә ясап, балалар законнарны үтәргә кирәклеге турында нәтиҗәгә килде.