Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Гондыр авылында яшәүче иң өлкән кеше – Васильева Ольга Васильевнаны Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәге белгече Гөлнара Якупова, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗиповлар котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Балтач муниципаль район башлыгы исә Ольга Васильевнага бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.