"Кама таңнары" приюты карамагындагылар өчен профилактик характердагы чара оештырылды

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Менделеевск "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен 86 нчы янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды.

Балигъ булмаганнар янгын сүндерү техникасы белән танышты, спорт бүлмәсе һәм теоретик әзерлек классларында булды. Чара ахырында балалар киләчәктә әлеге һөнәрне сайларга теләген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International