Иртәгә Казан шәһәре Киров районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада түбәндәге предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте белгечләре катнашачак: "Неон-Арт" ҖЧҖ, «Казанский Государственный Казенный пороховой завод», «Модный город» ҖЧҖ, "Казань Клининг" ҖЧҖ, ШЭ Юнысова, "Энергожилсервис" ҖЧҖ, Казан шәһәре 135 Мәктәбе, "Горпечать" ААҖ, һәм "Ростелеком".
Эш эзләүчеләргә монтажлау эшләре башлыгы, икътисадчы, урам себерүче, аппаратчик, әйдәп баручы инженер, хезмәт буенча инженер, төзелеш маляры, слесарь-ремонтчы, мастер, модельер-конструктор, технолог, тегүче, хисапчы, электромонтер, электрогазосварщик, музыка укытучысы, башлангыч сыйныф укытучысы, математика укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы кебек һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара сәгать 09.00да Казан ш., Слободская ур. 23 адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: 554-77-64.