Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәре "Витязь" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында армспорт һәм дартс буенча чемпионат узды.
Ярышларда барлыгы 70тән артык кеше катнашты.
Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Елена Чернова (II төркем инвалиды) хатын-кызлар арасында армспорт буенча 1 урынны яулады.