Үткән атнада республика эш бирүчеләре 2432 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 8 нче ноябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 190 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 161 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34 260га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2 432 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 1549 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 342се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 92 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International