Бүген Нурлат дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең территориаль һөнәр берлеге утырышында районның иң яхшы социаль партнерлары һәм профсоюз активистларын хөрмәтләделәр.
Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гөлүсә Сәгыйрова мактау грамотасына лаек булды.