“Күчмә кадрлар бүлеге” очрашулар циклы кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр һәм район гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Чара барышында хезмәт законнарының мәсьәләләре каралды. Шулай ук, оешма җитәкчеләренә “Россиядә Эш” мәгълүмат порталы турында мәгълүмат җиткерелде.