Мамадыш районында "Надежда" балалар сәламәтләндерү лагере һәм Зверосовхозский урта мәктәбенә чираттагы ведомствоара рейдлар оештырылды.
Делегация составына "Кайгырту" гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзаләре һәм башкарма комитет хокукый эш бүлеге инспекторы кергән иде.
Лагерьда һәм мәктәптә балигъ булмаганнар белән "Балигъ булмаган балалар арасында наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны профилактикалау" темасына әңгәмә узды.
Шулай ук делегация имин булмаган гаиләләр йортына да барды.