Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча Комиссиянең чираттагы утырышы үтте.
Утырыш социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Елена Зенина чыгышы белән башланып китте. Үз чыгышында ул дәүләт хезмәте күрсәтү буенча административ регламентлар эшләү турында сөйләп узды.
Аннары контроль-ревизия эшләр бүлеге Нина Денисова Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә финанс-хуҗалык эшчәнлек буенча контроль чараларның нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Шулай ук утырышка "Здравушка", "Кояшлы" һәм "Апрель" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре директорлары да чакырылган иде.