“Шатлык” приютында чираттагы дәрес узды

2016 елның 18 ноябре, җомга

Балаларда  иптәшлек, дуслык, ярдәчелек тәрбияләүгә булышу максатыннан “Дуслык булмаса-эзлә, тапкач-югалтма” дигән темага мәктәп яшендәге балалар белән дәрес үткәрелде. Дәрес В.Шаинский Һәм М.Таничның “Дустың белән юлга чыксаң” дигән җыр белән башланып китте. Әлеге җырны тыңлауга ук балалар дәреснең нәрсә турында барачагын шундук аңлаа алды. Дәрес барышында балалар мәкальләр өстендә эшләде, “Дус-ул...” темасына иҗади эш башкарды, мәктәп тормышыннан берничә куренеш курсәтелде.

Шулай ук, чара барышында “Чын дус” дигән практик эш  башкарылды. Балалар дуслыкның кадерен белергә өйрәнде, шулай ук чын дус нинди булырга тиешлеген дә анлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International