Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнарның яңадан рәсмиләштерүен үткәрде

2016 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисы Осиново авылында булып кайтты.

Үзәк белгечләре 20 гражданга халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм шартлары, эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча консультация күрсәтте.

Күчмә чара нәтиҗәләре буенча 16 граждан яңадан рәсмиләштерү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International