Казан шәһәренең Мәскәү районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 18 ноябре, җомга

24 ноябрьдә Казанның Мәскәү районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада түбәндәге алты предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак: «Казанский завод стальных дверей» ҖЧҖ, Кондратюк ШЭ, "Кама полимер материаллар заводы" ҖЧҖ, "Ростелеком", ПФ "ГАРТ", 55№ урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбе, һ.б.

Эш эзләүчеләргә электромеханик, электромонтер, пешекче, ишегалды җыештыручы, грузчик, биналар җыештыручы һәм башка вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә сәгать 10.00нан 12.00гә кадәр Казан ш., Гагарин урамы, 46 адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International