Яр Чаллы "Асылташ" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Укытучылар көне" узды. Бәйрәмнең кунагы булып приютта тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, социаль педагоглар, психолог һәм социаль эш белгечләре торды.
Бәйрәм чарасын "Асылташ" приюты директоры котлау сүзләре белән башлап җибәрде.
Шулай ук, бәйрәм барышында балалар үз куллары белән эшләгән открыткаларны приют хезмәткәрләренә тапшырды. Барлык катнашучылар да уздырылган чарадан канәгать калды.