Мамадыш "Кайгырту" үзәгендә хокукый чара үткәрелде

2016 елның 18 ноябре, җомга

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гомуми белем бирү мәктәп-интернатының укучылары белән берлектә "Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары" дип исемләнгән интерактив видеодәрес үткәрде.

Чараның максаты булып балигъ булмаганнарның юридик белемен арттыру, балалар һәм үсмерләр мохитендә хокукны пропагандалау тора.

Моннан тыш, яшүсмерләрдә хокукый культура һәм гомумкешелек кыйммәтләрен булдыру максатыннан дәрескә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча инспектор да чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International