"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лола Нафикова инвалид балалар белән төркемле дәрес үткәрде.
Оештыручы сүзләренчә, чара балаларның иҗади һәм коммуникатив күнекмәләрен ныгыту максатыннан уздырылды.
Дәрес танышу уеныннан башланып китте. Биредә балалар үзләренең исемнәрен әйтеп, үз теләкләрен белдерде.