Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Римма Борисова, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Миләүша Шакирова һәм 8 нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Венера Антонович белән берлектә Түбән Кама шәһәре ведомствоара патронажда торучы биш гаиләнең йортында булып кайтты.
Мондый рейдлар балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү һәм хокук бозуларны контроль өстендә тоту максатыннан оештырыла.
Рейд барышында гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, шул исәптән, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, ата-аналарның балаларына тәрбия биргәндә җаваплылык тоту турында да сөйләштеләр.