"Веста" үзәге социаль педагогы тәмәке тартуны кисәтүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрде

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагы балалар белән Сухарево авылында төркемле дәрес үткәрде.

Дәресне социаль педагог кешенең зарарлы һәм файдалы гадәтләре турында әңгәмә белән башлап җибәрде. Шулай ук, чара барышында балалар тәмәке тартуны кисәтүгә юнәлдерелгән төрле видеофильмнар карады, уеннар уйнады.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International