Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Иртәгә Казанның Вахитов районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чарада районның 10 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашачак.

Эш бирүчеләр эш шартлары, аның таләпләре белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратында, эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультация үткәрә, мәшгульлек законы, хезмәт гарантияләре белән таныштырачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе сәгать 09.00да, Казан ш., Зинина, ур., 3 (Республика квалификация күтәрү уку үзәге) адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International