Чистайда "Киләчәккә билет" һөнәри юнәлеш бирүче проектын тормышка ашыру дәвам итә

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Чистай "Киләчәккә билет" һөнәри юнәлеш бирүче проектын тормышка ашыру кысаларында 16№ гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен “Восток” ААҖ экскурсия оештырылды. Әлеге экскурсияне предприятие җитәкчесе Иван Грачев үткәрде.

Чара барышында укучылар 4 җитештерү цехларында булды һәм үз күзләре белән кул сәгате ясау процессын күрде. Аннары, төркемнәргә бүленеп, укучылар токарь, фрезеровщик, җыючы, контролер, комплектовщик, сверловщик, станоклар операторы кебек белгечлекләр буенча мастер-классларда булды.

Чара ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International