Татарстан Җөмһүриятенең хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү максатыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм “Сәүдә-финанс компаниясе “КАМАЗ” АҖ кыскартылу куркынычы булган 113 хезмәткәр өчен алга чыгучы өстәмә һөнәри укыту программасы оештырды.
“СФК “КАМАЗ” АҖ хезмәткәрләре түбәндәге программалар буенча укыту уза: продуктның сыйфатын һәм процессны яхшырту; төсне визуаль рәвештә тикшерү; җитештерү калдыклары белән эшләү технологиясе; дилер челтәрләрен киңәйтүнең кораллары һәм технологияләре; продуктның һәм процессның сыйфатын күтәрү; ГОСТ ИСО 9001-2015 һәм ГОСТ 0015-003 таләпләренә туры килүче сертификация һәм сыйфат менеджмент системасы, эчке һәм тышкы аудит һәм процедуралар методологиясе һәм башкалар.