ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кукла-травница ясау буенча мастер-класс үтте. Интернат-йорт белгечләре җитәкчелегендә интернат-йорт карамыгындагылар славян халкы тарихы белән танышты.

 

2016 елның 28 нче ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Әнилэр көне уңаеннан оештырылучы чарага баруның инициаторы һәм озата баручысы булды. Әлеге чарага инвалид һәм ятим бала тәрбияләүче 10 ана чакырылган иде.

 

Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Дорогою добра" волонтерлар төркеме белән берлектә #Юмарт сишәмбе акциясендә катнашты.

 

Арча сәнгать мәктәбе базасында интерактив укыту тренингы узды. Әлеге чараның оештыручысы булып Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы торды.

 

“Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алу” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль яклау бүлеге белән берлектә учреждениедә яшәүчеләр арасыннан кандидатура сайлау эшен активлаштырды.

 

Апас "Рассвет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә янгын куркынычсызлыгын кисәтүгә зур игътибар бирелә.

 

#ЮмартСишәмбе һәм инвалидлар Декадасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм һәм инвалидлар өчен интернат-йортта төрле чаралар узды.

 

2016 нчы елның 29 нчы ноябрендә Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә “Юмарт сишәмбе”ярдәм итү акциясе уңаеннан “Профессионал” салоны килде. Биредә салон хезмәткәрләре үзәк карамагындагылар өчен чәчтараш хезмәте күрсәтте.

 

#ЮмартСишәмбе акциясе кысаларында Кукмара “Шәфкатьлек” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Яшь гвардия" вәкилләре белән бергә инвалид бала тәпбияләүче гаиләдә булып кайтты. Оештыручылар үз куллары белән ясаган сувенирлар, татлы күчтәнәчләр белән килгән иде.

 

#Юмарт сишәмбе акциясе кысаларында Балтач "Наз" үзәге карамагындагы Кәфия Гильмановага хәйрия ярдәме күрсәтелде. Үзәк белгечләре ялгыз әбинең яшәү шартларын яхшырту өчен иганәчеләр эзләп тапты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International