“Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алу” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль яклау бүлеге белән берлектә учреждениедә яшәүчеләр арасыннан кандидатура сайлау эшен активлаштырды.
Хәзерге вакытта ике өлкән яшьтәге кеше Минзәлә район Тегермәнче авылына һәм Балык Бистәсе районы Олы Кульга авылының гаилә карамагына "тәрбиягә" җибәрелде.