#ЮмартСишәмбе һәм инвалидлар Декадасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм һәм инвалидлар өчен интернат-йортта төрле чаралар узды.
Чара шәһәр хакимиятендә иҗади эшләр күргәзмәсе белән башланып китте. Биредә "квиллинг", "модульное оригами", "вязание спицами”, "бәйләү" һәм башка техника эшләре тәкъдим ителде.
Аннары "Алтын яшь" отряды активистлары, хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева һәм культорганизатор Ирина Алчина 13нче балалар бакчасында булып кайтты.
Көннең икенче яртысында музыкаль-чара оештырылган иде. Биредә шигырьләр, халык җырлары, такмаклар башкарылды.